"Кама-Агро" хуҗалыгының машина-трактор паркы бу елдан башлап яңа урынга күченде.
Бүген алар терлекчелек комплексы янәшәсендәге элеккеге катнаш азык заводы бинасын капиталь ремонтлап, шунда авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатларны ремонтлау эшенә керештеләр.Әйтүләренә караганда, яңа урында эшләве уңайлырак. Чөнки, тимер кырдыру, эретеп ябыштыру бүлмәләре, склад та янәшәдә генә урнашкан. Механизаторларга урам якка чыгып йөрисе түгел, барысы да кул астында. Тиздән хуҗалык бухгалтериясен дә бирегә күчерергә исәп итәләр.
Нет комментариев