Бүгенге көнгә районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз, нигездә, урып-җыю эшләрен төгәлләделәр.
Районда иң эре җир биләүчеләрдән исәпләнгән "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы игенчеләре уракны быел да зур оешканлык белән башкарып чыктылар. Хуҗалыкның тәҗрибәле игенчеләре Фәнис Мөхәммәтрәхимов белән Марс Шәмсевәлиев бу көннәрдә күрше Питрәч районы хуҗалыкларына булышалар. Аннан кайткач алар соңгы культуралардан исәпләнгән көнбагыш белән кукурузны бөртеккә суктырырга керешәчәкләр.
Фотосы: cookrook.ru
Нет комментариев