Балык Бистәсе игенчеләре өчен оешканлык алгы планда
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе игенчеләре өчен оешканлык алгы планда

26 гектарлы арпа җирендә "Логос" хуҗалыгының 4 комбайны ашлык суктыра.

Кыр казлары төсле бер-бер артлы тезелгән Илдар Сәхипов, Фәрит Гарәфетдинов, Илнар Кыямовларның "кыр кораб"лары колоннасын бай тәҗрибәле игенче Петр Шербаков җитәкли. "Лексион-480" комбайнын ул биредә 12 ел элек кабул итеп алган. Аңа кадәр егет "Нива", "Дон" комбайннарында эшләп хезмәт күнекмәсенә ия булган. Хуҗалыкның баш кыр технологы Айзат Зариповтан без бу механизатор турында бик күп мактау сүзләре ишеттек.
-Дистә елга якын инде уракта улы белән хезмәт куя. Икесе дә менә дигән механизаторлар. Үз эшләрен пөхтә, төгәл башкаралар. Суктырылган участокларында бер бөртек ашлык табып булмавының сере техникаларын күңел биреп әзерләү нәтиҗәсе. Хуҗалыкта аны иң «өлкән» комбайнда эшли дип берәү дә әйтә алмый. Техниканы сакчыл эшләтәләр, беренчеләрдән булып төзәтеп эшкә әзерләделәр. Урып-җыюда да һәр елда алар әйдәп баралар, - ди баш белгеч. Ул да булмады кинәт кыр уртасында комбайн туктап калды. Шуны гына көтеп торгандай читтә торган КАМАЗ машинасы да янына барып туктады. Бункердан ашлык бушаткан арада комбайнчыдан эш барышы белән кызыксынам. Биредә эшне тәмамлагач алар Качкалак авылы янындагы 30 гектарлы участокка күчәргә исәп итәләр. Быелгы уңыш чыгышыннан да канәгать булуын белдерде игенче. Һәр гектардан уртача уңыш әлегә 35 центнердан да ким чыкмый, дымлылыгы да нормада икән. Хуҗалыкта арпаны быел 2600 гектарда иккәннәр. Автомобильче Григорий Гаврилов хезмәттәшләре Бикмулла Шәйхелисламов, Нургаяз Касыймовлар белән ашлык ташый. Бер минутны да бушка сарыф итмиләр. Урып-җыюның беренче көненнән комбайн артыннан теземнәрдә калган вакланган саламны пресслап баралар. Хуҗалыкта эш темпы шулай дәвам итсә, уракны логослылар озак сузмаслар, дигән уйларда киттек хужалык басуларыннан.
Бүгенгесе көнне районда барлыгы 16719 гектар мәйданда игеннәр җыеп суктырылды. Хуҗалыклар амбарларына 50765 тонна яңа уңыш ашлыгы кайтарылды. Әлегә районда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30,4 центнер уңыш чыга. "Зюзино" да арпаның һәр гектарыннан 47,6, "Масловский" хуҗалыгы көзге арыштан 45, ә менә сабан бодаеның һәр гектарыннан 42,1 центнер уңыш чыга.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.


Нет комментариев