Район авыл хуҗалыгы профсоюзлар оешмасы җитәкчесе Һади Гәрәев белән кыр эшләре барышы белән танышып йөрибез. "Азык-төлек корпорациясе"нең Иске Арыш, Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш бригадаларында тукталдык.
-Соңгы гектарларга күчә барабыз. Менә Укмас юнәлешендәге 170 гектарлы басуны «штурм»ларга исәбебез. Комбайнчылар барысы да зур активлык күрсәтәләр. Эшне мөмкин кадәр югалтуларсыз башкарып чыгу өчен тырышалар,-ди хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Шиһапов.
Хуҗалыкта саламны җыеп пресслау, туңга сөрү, көзге чәчү кебек эшләр бер-берсенә ялганып алып барыла. Яңа Арыш авылы өстендәге 130 гектарлы җирдә безгә кыр эшләренең барышы хакында идарәче Илдархан Гыйльмуханов барысын да тасвирлап сөйләде. Автомашинасына ризыклар төяп үзе механизаторлар янына ашыга.
-Кыр эшләренең көйле баруы пешекчеләребез Тәнзилә Әльмиева белән Лилия Мингалиева тырышлыгына да бәйле. Алар һәр көнне ризыкны төрләндереп торалар, 40-50 кешегә аш-су әзерлиләр. Төшке һәм кичке аш белән механизаторларны эш урынында тәэмин итәләр, уңган тракторчыларыбыз Фәнис Гайнетдинов, Вәкил Кәримов, Илдар Садыйков смена нормаларын һәрвакыт арттырып үтиләр. Чәчүчебез Рәис Гәрәев та үз хезмәтен сыйфатлы итеп башкара,-ди ул.
Бүген хуҗалыкта көзге чәчүне тәмамлап киләләр. Быел да биредә рыжик культурасын күп итеп чәчәргә булганнар. Яңаарышлылар туңга сөрүне дә технологик таләпләр нигезендә оешкан төстә алып баралар. Бу эшне монда дүрт тракторда башкаралар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев