Районыбыз хуҗалыкларында терлекләрне җәйләүгә күчерүне тәмамладылар.
Малларны болында йөртә башлауның беренче ун көне мул продукция белән куандыра. Хуҗалыкларыбыз һәр сыердан уртача 15 килограммнан артык сөт савуга ирештеләр. Шулай итеп, соңгы көннәрдә хәзерләүчеләргә районнан 42 тонна чамасы яхшы сыйфатлы продукция озатыла башлады. Ул узган елдагыдан 4 тоннага артык.
Нет комментариев