Балык Бистәсе гаиләләре тиздән ярдәм алачак
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе гаиләләре тиздән ярдәм алачак

Бүгенгесе көнне районыбыз авылларында 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы йөздән артык гаилә исәпләнә.

Мондый гаиләләргә хөкүмүт ярдәме белән савым аппаратлары алырга ярдәм күрсәтү быел да дәвам итә. Әле күптән түгел генә үз көчләре белән уңайлы җайланманы алган 18 гаиләнең документлары авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде. Тиздән аларга бу аппарат бәясенең 40 проценты күләмендә акчасы кире кайтарылачак. Узган ел 40 гаилә ярдәм алган.

Нет комментариев