Күптән түгел генә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары хуҗалыкларда һәм фермерларыбызда булган тракторларга техник карау үткәрүне башлап җибәрделәр.
Алар тарафыннан тикшерү үткән эре хуҗалыкларда һәм фермерларыбызда булган 80 берәмлек трактор һәм тагылма арбалар файдалануга яраклы дип табылган. Әле тагын 300 тракторга техник карау үткәрү эшләрен башкару күздә тотыла. Бу эшне алар махсус график нигезендә алып баралар.
Автор Идрис Аметов.
Фото
Нет комментариев