Балык Бистәсе фермерлары үзара ярдәмләшеп эшлиләр
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе фермерлары үзара ярдәмләшеп эшлиләр

Быелгыдай игеннәр күкрәп уңган уңышлы елда фермерларыбызның бер-берсе белән ярдәмләшеп эшләүләре мактауга лаек.

Бүгенгесе көнне дистәгә якын "кыр кораблары"үз техникалары җитмәгән вак фермерлык хуҗалыкларына ярдәмгә киттеләр. Габдриевнең 4 комбайны мәсьәлән "Арыш" хуҗалыгына һәм "Азат" фермерлык хуҗалыгына ярдәм итәләр. Кыска гына вакыт эчендә алар инде 700 гектарга якын мәйданда бөртеклеләрне суктырып алырга өлгергәннәр.
Фотосы: monitorul.fisc.md

Нет комментариев