Балык Бистәсе дуңгызчылык комплексы коллективы хезмәтләре мактаулы
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе дуңгызчылык комплексы коллективы хезмәтләре мактаулы

Каз. Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы коллективы уңышлы эшләүләре белән районда күпләрне таң калдыралар.

Июль аенда гына бу коллектив 111 тонна ит озаткан. Бу район хуҗалыкларының сыер ите сату күләменә тиң. Айдан-айга яхшы сыйфатлы продукция җитештерүдә симертү төркеме эшчәннәренең дә хезмәт өлеше күләмле. Ирле-хатынлы Теркимовлар, мәсәлән, елның-елында матур хезмәт үрләре яулаулары белән макталалар. Михаил белән Альбина үз эшләрен күңел биреп башкарулары нәтиҗәсендә һәр көнне үзләре карап үстергән маллардан югары артым алуга ирешәләр.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.


Нет комментариев