Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе чәчүлекләрен Марат Әхмәтов бәяләде

Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов булып китте. Ул очкычта район башлыгы Илһам Валеев белән районыбыз хуҗалыклары кырларын күзәтеп чыкты.

Аннан министр хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре белән очрашып көндәлек мәсьәләләр турында сүз алып барды.
-Барлык басуларны диярлек күз уңыннан үткәрдек. Чәчүлекләрнең бүгенге торышыннан чыгып нәтиҗә ясаганда, балыкбистәлеләр өчен бу ел уңышлы булыр дигән өмет уянды. Туфракта дымлылык бар. Сүз уңае, республикада бик отышлы тәҗрибә кулланышка кереп бара, ул да булса, пар җирләренә горчица чәчү. Моны республикада утызар мең гектар мәйданда чәчүчеләр бар инде. Файдасын бик күрәләр. Сездәге кебек авыр туфраклы җирдә бу тәҗрибәне файдалану сезгә һич кенә дә зыянлы булмас иде. Быел көзге бөртеклеләр чәчеләчәк җирләрнең яртысына гына шушы культураны чәчеп карагыз. Отышын күрерсез, файдасына да инанырсыз,- диде Марат Әхмәтов.
Вазыйх Фатыйхов.
тулысынча газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев