Балык Бистәсе агропромышленность комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздырылды.
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе агропромышленность комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздырылды.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия районның 8 эре хуҗалыгында булып техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, орлыклык материалның сыйфатын һәм башкаларны тикшерделәр. Конкурста беренче урынны "Балык бистәсе азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алды. Икенче-өченче урыннарны "Кулон-Агро" һәм "Масловский"...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия районның 8 эре хуҗалыгында булып техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, орлыклык материалның сыйфатын һәм башкаларны тикшерделәр.

Конкурста беренче урынны "Балык бистәсе азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алды. Икенче-өченче урыннарны "Кулон-Агро" һәм "Масловский" хуҗалыклары бүлештеләр.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев