Авыл хуҗалыгы
Балык Бистәсе “Агрохимсервис” җәмгыятенең “Зюзино” тракторчыcы Камил Мөхәммәтҗанов уңышы
"Агрохимсервис" җәмгыятенең "Зюзино" җәмгыяте тракторчыcы Камил Мөхәммәтҗанов барысы 300 гектардан артык мәйданда чәчү чәчеп быел хуҗалыкта беренчелекне алган.
Ике олы истәлекле датага да туры килгән бу җиңүе. Быел тракторга утыруына - 35, "Зюзино" ярдәмче хуҗалыгына килеп эшли башлавына 30 ел тулган. Бу көннәрдә ул 200 гектарлы арпа җирен тамырдан тукландыруда нәтиҗәле эшли. Яз башыннан МТЗ-1221 тракторы белән 350 гектарлы күпьеллык үлән җирен тырмалап, тукландыру үткәрүдә дә тырыш хезмәт куйган. Көздән чәчелгән уҗымнарга ашлама кертүдә дә сынатуны белмәгән. Җитәкчеләре дә аны күп чараны үзе белеп, эшен һәрвакыт югары сыйфатлы итеп башкаруы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев