Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе аграрийлары язгы кыр эшләре алдыннан беренче “имтихан” тоттылар

Басу-кырларның хәйран өлеше кар астында ятса да, язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Димәк, чәчүне уңышлы уздыру өчен кредитлар алынган, авыл хуҗалыгы техникасы төзекләндерелеп әзерлек сызыгына куелган, орлык тиешле кондициягә җиткерелгән, ашламасы кайтарылган булырга тиеш.

Ә безнең район аграрийларының "итәкләре җыелган, җиңнәре сызганылганмы" соң?

Узган сишәмбе көнне район хакимиятенең актлар залында язгы кыр эшләренә әзерлек штабының утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнаштылар.

Штаб утырышына районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятияләре һәм крестьян-фермер хужалыклары житәкчеләре, баш агрономнары чакырылганнар иде.

Министр урынбасары залдагыларга быелгы язгы кыр эшләренең көтелгән үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул чәчүне оптималь агротехник срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу,ахыры чиктә агымдагы елга планлаштырылган чәчүлек мәйданнары структурасын үтәү өчен һәр авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы кыр эшләренә ныгытып әзерләнергә крирәклегенә басым ясады. Быел туфракта дымның чагыштырмача аз булуын, шуңа да язгы кыр эшләрен мөмкин кадәр кыска срокларда, күп дигәндә ике атна эчендә башкарып чыгу бурычын куйды Николай Титов.

Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, фермерлар берәм-берәм үзләренең язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын якладылар.

Аеруча чәчүлек җирләрнең структурасына, орлыкларның сортлылыгына, ашламалар тупланышына, техниканың әзерлегенә, һәр гектарга ресурслар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсенә зур игътибар бирелде. Ресурслар дигәннән, хуҗалыкларга ташламалы кредитлар алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәклегенә басым ясалды.

"Масловский", "Кулон-Агро", Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе хужалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге югары бәяләнде.

Штаб утырышы барышында үсемлекчелек продукциясе житештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирердәй перспектив юнәлешләрне үстерү, хуҗалык итүнең икътисадый механизмнарын камилләштерү, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар куелды.

Күпләрне район башлыгы, министр урынбасары җитди тәнкыйть утына алдылар. Аларның булган җитешсезлекләрне бетерергә вакытлары бар әле. Әмма күп түгел. Җир-анабыз өчен сәбәпләрнең объективы да, субъективы да юк. Кар юрганын салып, куенын бераз җылыттымы, яхшылап әзерләнгән туфракка орлыкларны иңдерергә ашык син. Шул вакытта гына аның мәрхәмәтенә-югары уңышка өметләнә аласың.

Илгиз Җамалиев.

фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев