Балык Бистә хуҗалыкларында яңа уңышка нигез салына
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистә хуҗалыкларында яңа уңышка нигез салына

Киләсе елда районыбыз хуҗалыклары алдына һәр гектар чәчүлек җиргә 45 килограммнан да ким булмаган күләмдә (тәэсир итү көчендә) ашлама кертү бурычы куела.

Хуҗалыклар һәм фермерларыбыз инде җиргә җитәрлек күләмдә ашлама кертмичә югары уңышка ирешеп булмавын яхшы аңлыйлар. Шуңа бүгенгесе көнгә "Кама", "Зюзино", Габдриев, Шәмсетдинов хуҗалыклары үзләренә җитәрлек күләмдә ашламага акча күчереп куйганнар инде. Якын көннәрдә районга 1 мең тонна ашлама кайтачак.
фото: opt-union.ru

Нет комментариев