Азыкка кытлык булмас
Авыл хуҗалыгы производствосында эшнең көйле баруы һәм югары уңыш һава торышының уңай килүенә дә тыгыз бәйләнгән.
Ә ул соңгы вакытларда көчле җил-яңгырлары белән әледән-әле авыл кешесен сынап кына тора. Шуңа карамастан кояшлы, матур, аяз көннәрнең кадерен белеп күпләр терлек азыгы хәстәрләү кебек әһәмиятле эшне киң планда җәелдереп җибәрергә өлгерделәр инде. Район буенча күпьеллык үлән мәйданының 11 процентында эшне тулысынча төгәлләүләре шуны дәлилли. Барыннан да бигрәк, күп хезмәт таләп итә торган бу эшне районыбызда «Логос», «Кама-Агро» һәм «Арыш -Агро» кебек эре хуҗалыклар уңышлы алып баралар. Мисал өчен хуш исле печән әзерләүдә логослылар белән бергә Габдриев кебек уңган фермерыбызның эшне нәтиҗәле оештырулары сөендерә. Ә менә «Кама-Агро», «Арыш-Агро» һәм Караганов кебек җитез фермерыбыз сенаж салу кебек күпкырлы эшне зур оешканлык белән алып баралар. Дөрес, сирәк кенә башка фермерларыбызның да эштә активлыклары сизелә. Иң куанычлысы, соңгы көннәрдә генә еш кабатланып торган шифалы яңгырлар терлек азыгына кытлык булмаячагын ачык күрсәтә.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев