Без "Зюзино" хуҗалыгында булган көнне тәҗрибәле механизаторлар Андрей Кузнецов, Александр Капитонов һәм эретеп-ябыштыручы Азамат Исламов МТЗ тракторын төзекләндереп ремонт остаханәсеннән чыгардылар.
Аның урынына культиватор белән чәчкечләрне кертергә әзерләнә башладылар. Җитәкчеләре агрегатлар өчен кирәкле запас частьләр, узелларын алдан хәстәрләп куюларын истә тотып, иң элек культиваторларны кертергә тәкъдим ясады. Бу егетләргә нинди генә катлаулы эшне тапшырсаң шуны күңел биреп, сыйфатлы итеп башкаруларын да искәртте ул.
- Һәр елны яңа агрегатлар кайтарып булмый бит инде, шуңа без булганнардан мөмкин кадәр сакчылрак файдаланырга һәм аларны тиз арада төзекләндереп сафка бастырырга тырышабыз. Эш өчен алдан ук тиешле шартлар тудырылды, остаханә эчендә бүлмә утын ягып җылытыла. Көннәр чатнама салкынга һәм кар-буранга киткәнче тракторчыларыбыз үзләре дә катлаулырак агрегатларны алданрак төзәтергә кирәклеген яхшы аңлыйлар. Генераль директорыбыз Айрат Сафинга рәхмәт, нинди тәкъдим белән мөрәҗәгать итсәң шуны хуплый, эш шартларын яхшырту өчен средство кызганмый, бу чараларда үзе һәрвакыт башлап йөргәч, без дә кайгыртучанлыкка жавап итеп тырышыбрак хезмәт куябыз, - ди идарәче Мидхәт Хуҗаҗанов.
Янәшәдәге ремонт остаханәсеннән дә чүкеч тавышлары чыңлаганы ишетелеп тора. Монда бер төркем механизаторлар мәш килеп тырма ремонтлыйлар иде. Әнә, кыска гына вакыт эчендә дистәгә якын тырманы тулысынча сүтеп, яңартып, буяп эшкә әзерләгәннәр. Бу эштә тимерче Владимир Николаев, җәй айларында төрле тармакларда хезмәт куючы хезмәткәрләр Александр Ситнев, Ринат Минһаҗев, Айрат Мәҗитов елның-елында актив катнашалар. Үз сүзләре белән әйтсәк, алар биредә язын да үзәктә, көзен дә иярдә. Сүзләре гамәлләренә туры килә- биредә вакыт үтсенгә йөрүчеләрне, юкны бушка аударучыларны очратмассың.
Идрис Аметов.
Нет комментариев