Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

18 ел фермер булып эшләүче Рафаэль Шәфиков ничек итеп уңышка ирешкән

Һәр елны баш белгечләр тарафыннан тикшерү үткәрә торган дәүләт комиссиясе күбрәк эре хуҗалыкларда башкарылган эшне тирәнтен анализлый.

Гадәттә үз көнен үзе күрә торган вак фермерларыбыз игътибардан читтә калалар. Шуңа без районыбыз авылларында үз көчләре белән яшәүче кече хуҗалыклар эшчәнлеген күздән кичерергә булдык әле. Бу башлангычның яңа гына үз эшен башлаган фермерларыбыз өчен дә файдага булуы мөмкин. Нигә әле үз җирлегебездә булдыклы егетләребез булганда читкә чыгып китеп тәҗрибә уртаклашырга? Күпләрне сокландырырлык итеп нәтиҗәле хезмәт куючы осталар үзебездә дә җитәрлек бит. Бүгенге санда без районыбыз читендә унсигез ел элек иске, егерме ике яшьлек ЮМЗ тракторы белән үз эшен башлап җибәргән тәвәкәл-тырыш егет турында сөйләргә булдык. Чыннан да һәр елны даими эзләнеп, техника паркын яңартып, соңгы заман технологиясеннән калышмыйча тыйнак кына үз эшен уңышлы төстә алып баручы Мәм.Каз.Чаллы авылы егете Рафаэль Шәфиков эшчәнлеге районда мактауга лаек.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

фотоpremiagi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев