Татарстанда 2017 ел уңышы өчен иң күп һәм из ашлама туплаган районнар мәгълүм - исемлек
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 2017 ел уңышы өчен иң күп һәм из ашлама туплаган районнар мәгълүм - исемлек

Республикада барлыгы 58,7 мең тонна ашлама сатып алынган.

Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып ала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 1 декабренә хуҗалыкларда 58,7 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 20,4 кг чыга (көзге чәчүне дә кертеп).

Бүгенге көнгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган - бер гектарга 52,5 кг туры килә. Тукай муниципаль районында бу күрсәткеч - 49,1 кг, Сарман районында - 49 кг, Балтач районында - 34,5 кг, Әтнә районында - 30,8 кг, Буа районында - 30,4 кг, Нурлат районында - 28,8 кг.

Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама бик аз тупланган, шулар арасында: Кама Тамагы райоында гектарга 11,2 кг туры килә, Бөгелмә һәм Кайбыч районнарында - һәркайсында 10,5 кг, Чирмешән һәм Әлмәт районнарында - 10,4 кг, Әгерҗе районында - 7,7 кг, Яңа Чишмә районында - 7,6 кг.

Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы куелган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып бүгенгә кадәр гектарга 20,3 кг ашлама тупланган. Шулай ук Балтач районында - 18,8 кг, Буа районында - 11,7 кг, Тәтеш районында - 11 кг.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аенда Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә районнарында ашлама сатып алу эшләре бөтенләй башкарылмаган.

Чыганак: http://tatar-inform


Нет комментариев