Быел тәүге тапкыр тәүлегенә 16 мең тонна тамыразык эшкәртүгә ирешелгән.
Быел Татарстан беренче тапкыр 2,3 млн тонна шикәр чөгендере җыячак. Бүген бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җиткерде.
«Август аенда чөгендр кызулык булганга бөтенләй үсмәде диярлек, явым-төшем дә аз булды. Сентябрьдә хәл уңай якка үзгәрде һәм быелгы ел өчен уңыш начар булмады, гектардан 362 центнер чыкты. Быел тамыразыкларны тәүлеклек эшкәртү максималь дәрәҗәгә җитте. Бүгенге көндә тамыразык эшкәртү тәүлегенә 16 мең тоннага җитә, узган ел - 14,5 мең тонна булган иде», - диде спикер.
Чыгаенак: http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев