Урып-җыю эшләре башланган чорларда "Азык-төлек корпорациясе"нең данлыклы игенчесе, күптәнге танышым Рәфис Әхмәтҗанов экипажының хуҗалык комбайнчылары арасында артта барулары күзгә ташланган иде.
"Азык-төлек корпорациясе"нең арпа кырында 4 комбайн турыдан-туры суктырырга чыкканнар. Эшләүләренә сокланып торганда хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров та килеп җитте. "Көннәр матур, коры торганда тизрәк җыеп аласы иде инде. Уңыш чыгышы да начар түгел. Һәр гектардан уртача 25 центнердан да ким чыкмый. Уңышы яхшы булгач игенчеләргә дә күңелле", - дип ул безне урак батырлары белән таныштыра башлады. Әлбәттә, инде форсаттан файдаланып танышымның эш нәтиҗәләре турында да кызыксындым. Рәфис Әхмәтҗанов экипажының хуҗалык комбайнчылары арасында югары җитештерүчән эшләвен билгеләп үтте ул. Рәфис быел хезмәттәше, тәҗрибәле механизатор Илшат Гәйнетдинов белән катнаша икән уракта. Аларның экипажы ("Акрос" комбайны) бу көннәрдә хуҗалык игенчеләре арасында өченче урында бара. Алар бер мең тоннага якын ашлык суктырып алганнар.Икесе дә бер-берсен күз карашыннан аңлашып эшлиләр. Иңнәрендә бай хезмәт тәҗрибәләре булуы да күп нәрсә турында сөйли. Ун елдан артык уракта катнашучы техника да көйсезләнми тормый. Әмма алар аны бик тиз төзәтәләр. Рәфис элек "Нива" да хезмәт куйган. Аннан дистә елга якын "ДОН" комбайнында эшләгән. Күп еллар дәвамында гараж мөдире вазыйфаларын да башкарган әле. Быел әллә ял итәргәме, дип уйлап йөргәндә җитәкчеләр комбайнда калуын сораганнар. Иңендә 40 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган игенче каршы килмәгән. Узган атнада аларны район авыл хуҗалыгы профсоюзлары рәисе Һади Гәрәев уңышлары белән котлап, акчалата бүләк тә тапшырып киткән. "Һәр тарафтан игьтибар тоябыз, сынатмаска иде инде", - ди игенче.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев