Печән вакыты бер генә...
Бу көннәрдә авыл халкы печән хәзерләү белән мәшгуль.
Элеккеге кебек чалгы тотып таң чыгы белән кырга барасы түгел, трактор печәнне төргәкли, өеңә кадәр китереп бирә. Авыл кешесенең бу яктан бер эше кимеде кебек.
Явып узган җылы яңгырлар печәннәрнең үсешен, өлгерешен тизләтте. Кырдагы берьеллык, күпьеллык үләннәр матур булып өлгереп килә. Кыш буе малларга сыйфатлы азык ашатыйм дисәң, аны әзерләүгә мөмкин кадәр иртәрәк керешергә кирәк. Үләннәрне чәчәк атар алдыннан чабып алганда, печән составында файдалы матдәләр күбрәк була, ди белгечләр.
Ә хәзер нәкъ вакыты. Көннәр дә кояшлы, матур тора. Җәйнең бер көне ел туйдыра, дип юкка әйтми халык. Соңармыйк, барысына да өлгерик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев