Казанда "Аграрийларда кунакта" мәдәни-күңел ачу чаралары циклы дәвам итә. Иртәгә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Гадәти булмаган чәй фестивале» узачак, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез: Казан шәһәре халкы һәм кунаклары өчен мондый чаралар Игенчеләр сарае каршындагы скверда 2017 елның 25 февраленә кадәр ике атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә уздырылачак.
Иртәгә бәйрәм кунаклары чәй культурасы белән таныша алалар, тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерелгән, тәнгә сихәт бирә торган кайнар чәй өстәле янында танылган татар җырчылары һәм бүтән башкаручылар белән әңгәмә корып утырырга, кондитер әйберләреннән, быелгы татлы җиләк-җимеш кайнатмаларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Чакырылган татар эстрадасы йолдызлары арасында Илназ Гарипов, «Болгар кызлары» өчлеге һәм Илназ Бах бар.
Чәй фестивале республиканың балалар коллективлары катнашындагы концерт-музыкаль программа белән үрелеп барачак. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында бөтен дөньяның чәй культуралары күргәзмәсе,самоварлар күргәзмәсе, балалар өчен «Көзге кул эшләнмәләре» конкурсы оештырыла. Анимацион командада балалар әкиятләреннән танылган персонажлар - Карлсон, Аю, Шляпник һәм башкалар булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/28/128759/
Фото: pinme.ru
Нет комментариев