Авыл хуҗалыгы
Марат Вәлиев - нинди генә мәйданда да батыр
Без "Масловский" хуҗалыгының техника утарына килгәндә әйдәүче механизатор Марат Вәлиевне үзенең куәтле чит ил тракторы янында очраттык.
Ул терлек азыгы хәзерләүдә катнашкан "Магдон" комбайнын куеп, икенче бер чит ил техникасы "Джон-Дир" тракторына төрән тагып кырга чыгып китәргә әзерләнеп йөри иде. "Көннәр яңгырга киткәнче сукалап каласы иде. Гадәттә, сменага 25- 30 гектар җир сукалыйм.Тик моның өчен җирнең тигез һәм мәйданы зур булуы кирәк. Чөнки мондый олы трактор белән борылып йөрүе күп вакытны ала",- ди ул. Биредә мондый күләмле участокларны күбрәк Маратка йөклиләр икән. Ә бәләкәй җир кишәрлекләрен ДТ, МТЗ тракторларында эшкәртәләр.
Хуҗалык алдынгысы Марат Вәлиев ел әйләнәсе диярлек җаваплы участокларда хезмәт куя. Быелгы терлек азыгы хәзерләү барышында ул 2 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне теземнәргә салган. Инде менә бүген туңга сөрүдә матур хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев