"Логос" хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Әгъзәм Хисмәтов белән беренче генә очрашуым түгел. Елның-елында кыр эшләрендә мактала ул.
Кечкенәдән әтисе Рәшит абзый янында чуалырга яратканга, мәктәпнең бишенче сыйныфында укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Берничә елдан соң мөстәкыйль рәвештә комбайн белән идарә итәргә өйрәнә. Мәктәпне тәмалаганга ул инде "коеп куйган" механизатор булса да, кулына таныклык өстәп, бер төркем иптәшләре белән район үзәгендәге һөнәри уку йортында белем алырга китә ул.
Туган авылына кайткач хуҗалык җитәкчеләре егетне инде үз итеп эшкә кабул итәләр. Биредә ул төрле маркадагы тракторларда, "кыр кораб"ларында эшләп үзенең булганлыгын күп тапкырлар раслый. Техниканы яхшы белүе, сакчыл эшләве һәм технологик таләпләрне төгәл үтәве аны дәрәҗәле, "кыйммәтле" механизатор итә. "Логос" хуҗалыгы җитәкчеләре аны үзләренә эшкә чакыралар. Ә биредә чит ил комбайннары. "Класс-Лексион" комбайнын кабул итеп ала. Үзе генә түгел, бишенче ел үзе янәшәсендә ярдәмче булып йөргән улы Булатка да заманча техника серләрен өйрәтә ул.
Быел яңа кайткан "Челленджер" чит ил тракторын ышанып тапшырганнар Әгъзамгә. Язгы кыр эшләре чорында ул аның белән җир эшкәрткән, чәчү чәчкән. Ә урып-җыю вакыты якынлашкач комбайнына күчәргә җыена. Әгъзам быел да урып-җыюда Казан энергетика университетының икенче курсында укучы улы Булат белән катнашачак. Бу көннәрдә алар эш вакытында өзеклекләр, ватылуларга юлыкмау максатыннан "кыр корабы"ның һәр узелын җентекләп күздән кичерәләр.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев