Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фидакарь хезмәт - аларның көндәлек юлдашы

Бу атна азагында автотранспортчыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның хезмәте ни дәрәҗәдә авыр һәм җаваплы булуы хакында бүген берәүгә дә аңлатып торырга кирәкмидер.

Чөнки, аны һәркем бик ачык итеп күз алдына китерә. Районыбыз биләмәсендә дә бүген транспортчыларыбызның фидакарь хезмәт үрнәкләре турында һәрдаим белеп, ишетеп торабыз. "Логос" хуҗалыгында булганда, җәмгыятьнең җитәкчесе урынбасары Ринат Камилов безне Габделхәбир Сабиров һәм Алмаз Шәрәфиев кебек тәҗрибәле шоферлар белән таныштырырга ашыкты. Һәр көнне юлда алар. Үз эшләрен белеп, җаваплы башкарулары өчен мактап телгә алды. Алмаз белән Габделхәбирнең хезмәт сөючәнлеге хакында элек тә ишетеп белә идем. Әле дә тырышлыклары белән макталалар икән. Быелгы урып-җыю эшләре чорында логослылар 16 мең тоннадан артык ашлык суктырып алдылар. Монда, сүз дә юк, аларның да хезмәт өлешләре күләмле. Быелгы эшләренә нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйлар, соңгы техник культураларны җыеп алуда аларның алдында торган бурыч бик тә күләмле әле.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев