"Бариев" фермерлык хуҗалыгында техниканы кышкы саклауга куюда быел уңган тракторчы Хәсән Ягуфаров зур тырышлык күрсәткән.
Кыр эшләрендә актив катнашкан бу механизатор комбайн, трактор һәм барлык төр агрегатларны туплап хуҗалыкның ындыр табагындагы мәйданчыгында тигез рәтләргә урнаштыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган. Бирегә Түбән Ырга авылыннан килеп эшләсә дә, башкалардан ким хезмәт куймый ул. Җәй айларында МТЗ-86 тракторы белән чәчүдә, кукурузның рәт араларын эшкәртүдә һәм туңга сөрүдә катнашкан. Кыш айларында исә ул терлекчелектә малларны азык белән тәэмин итә.
Идрис Аметов.
Нет комментариев