Балык Бистәсендә үткән семинар күпләрне хәйран калдырган
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендә үткән семинар күпләрне хәйран калдырган

"Кулон-Агро" хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы техникаларын киләсе елның кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча күрше-тирә 6 район вәкилләре катнашында зона семинары үтте.

Семинарның теоретик өлеше Биектау авылы мәдәният йортында башланды. Кунакларны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев тәбрикләде. Үз чыгышында ул кыскача гына район җирлегендә соңгы елларда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. «Берничә еллар элек районда эшкәртелмичә калган җирләр өчен нык кызарырга туры килсә, соңгы вакытларда җирнең җитешмәве күзәтелә башлады»,- диде ул игенчелек тармагына нәтиҗә ясап. Бер үк вакытта терлекчелеккә дә районда зур игътибар бирелүе турында куанычлы саннар белән дәлилләп сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов министрлык тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында кышкы чорда башкарыласы эшләр хакында алда торган бурычларны бәянләде.
(Тулы материалны газетаның 2 декабрь саныннан укыгыз)

Нет комментариев