Балык Бистәсендә ашлык олаулары агыла
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсендә ашлык олаулары агыла

Район икмәк кабул итү предприятиесенә ашлык олаулары өзелми, кызу эш тәүлек буена дәвам итә.

Урып-җыю эшләре башыннан инде бирегә 7230 тонна ашлык кабул ителгән. Аны районыбыздан гына түгел, күрше Питрәч, Лаеш, Теләче, хәтта, Кама аръягы Яңа Чишмә районнарыннан да китерәләр. Якын көннәрдә предприятиедә ярма ясау эшен җайга салырга исәп итәләр .
Фотосы: agrobk.ru

Нет комментариев