Районда көнбагыш, кукуруз кебек техник культуралар урып-җыю төгәлләнеп килә.
7100 гектарда игелгән көнбагыш басуларында эш соңгы гектарларда бара. Бу культурадан иң югары уңышны "Солтан", "Логос" хуҗалыкларында алдылар. Ул аларда һәр гектардан 21-22 центнерны тәшкил итте.
1802 гектар мәйданда орлык өчен игелгән кукурузны җыю да төгәлләнү алдында. Ә "Логос" хуҗалыгы игенчеләре бу кыйммәтле культураны тулысынча җыеп алдылар да инде. Аларда 352 гектарда игелгән кукуруздан уртача 38 центнер уңыш чыкты.
Нет комментариев