Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгында ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмә үтте.
Министрның икътисадый үсеш буенча урынбасары Ришат Хәбипов үз докладында финанс нәтиҗәләре буенча районыбызны уңай яктан мактап телгә алды. Аның сүзләренә караганда, районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз бу елны 259 миллион сум табыш белән тәмамлыйлар. Терлекчелектә тулай продукция җитештерү узган елдагыдан 118 процентка арткан. Бу яктан район беренче өчлеккә керде.
Нет комментариев