Җирнең уңдырышлылыгын күтәрмичә бервакытта югары уңыш алуга өмет итеп булмый.
"Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгында да моны яхшы аңлыйлар. Шуңа көзге кыр эшләре төгәлләнү белән барлык көчне туплап терлекчелек фермасы тирәсендәге тиресне кырга чыгару эшенә керешкәннәр. Дөресен әйтергә кирәк, эшләре дә көйле, оешкан төстә бара. Көненә 700 тонна органик ашлама чыгару уен эш түгел шул. Киләсе ел уңышының югары булачагына бернинди шик юк. Җирдән уңыш алу гына түгел, ашламаны да мулдан кертергә кирәклеген яхшы аңлыйлар биредә. Зур Мәшләк авылы янәшәсендә 100 гектарлы кукуруз басуына бүген ашламаны күп ташыганнар. Кыска гына вакыт эчендә, 4000 тоннадан артык тирес чыгарылган. Хуҗалык эшчәннәре дә бу чараның оешкан төстә баруына сөенәләр.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев