Балык Бистәсе районы хуҗалыгы мал азыгына кирәкле өстәмәләрне үзендә җитештерә
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы хуҗалыгы мал азыгына кирәкле өстәмәләрне үзендә җитештерә

Кыш айларында савым сыерларының продуктлылыгын арттыру максатыннан күп хуҗалыклар читтән шрот, мальтоза, куерык кебек өстәмәләр кайтаралар.

Ә яңаарышлылар исә аны көз айларында үзләрендә җитештерүне җайга салганнар. "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең баш зоотехнигы Равил Вилдановның әйтүенә караганда биредә һәр сменага 4 әр центнер шрот җитештерелә һәм аның сөт күләмен, сыйфатын арттыруда йогынтысы зур икән. Хуҗалык һәр көнне хәзерләүчеләргә 7 тоннага якын продукция озата. Бу узган елдагыдан 1600 килограмга артык.

фото:picturemic.com


Нет комментариев