Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе батырларына - башлык бүләге (фотлар)

Урып-җыю чорында муниципаль район башлыгы карары нигезендә 25 июльдән 25 сентябргә кадәр һәр атна йомгаклары буенча иң күп ашлык суктырган һәм иң зур күләмдә игеннәрне теземнәргә салган комбайнчыларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Әле шушы көннәрдә генә узган атна йомгаклары буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чит ил комбайннары арасында җиңүче булып "Кулон-Агро" хуҗалыгыннан Айдар Камалиев белән үз илебездә эшләнгән техникалар арасында "Азык-төлек корпорациясе" хужалыгы игенчеләре Фәнис Мөхәммәтрәхимов һәм Марс Шәмсевәлиев танылдылар. Аларга район башлыгының акчалата бүләген район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов белән бер төркем белгечләр тапшырдылар.
"Азык-төлек корпорациясе"нән тагын ике комбайнчы - Рәфис Әхмәтҗанов белән Илшат Имамиевка район авыл хуҗалыгы профсоюзлары рәисе Һади Гәрәев үз призларын-акчалата бүләкләрен тапшырды.
Узган атнада "Солтан" хуҗалыгыннан Рөстәм Мингалиев, "Кулон-Агро"дан Илдар Фазылҗанов, Балык Бистәсе ВЗП дан Илдус Сибгатуллин, "Зюзино" дан Фәрит Сибгатов, "Енисей", "Дон" комбайнчылары Илфат Гаязов, Рамил Хәмидуллин (Габдриев), "Абдуллин" хуҗалыгыннан Минзөфәр Ибраһимов белән Яңа Арыш авылыннан игеннәрне чаптыруда эшләүче Равил Кәримов та җиңүче булдылар, акчалата бүләк алдылар. Атна дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә күчмә флаглар да бирелде.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев