“Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгы игенчеләре ышанычны эш белән аклыйлар
Авыл хуҗалыгы

“Азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгы игенчеләре ышанычны эш белән аклыйлар

"Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгы игенчеләре быел 5 мең гектардан артык мәйданда чәчү чәчтеләр. Әлеге күләмле эшләрдә хуҗалыкның яшь механизаторы Фәнис Гайнетдинов һәм Вәкил Кәримов аеруча югары күрсәткечләргә ирештеләр.

Язгы чәчүдә әле 6 нчы елын гына катнашуына карамастан, Фәнис эш нәтиҗәләре буенча "чәчү батыры" булып калды һәм тәкә белән бүләкләнде. Хезмәттәше Вәкил Кәримов та кыр эшләре башыннан МТЗ-1221 тракторы белән күпьеллык үлән һәм көздән сукаланган җирләрне сыйфатлы итеп тырмалап чыкты, смена нормаларын 1,5 процентка арттырып үтәгән чаклары аз булмаган. Бу көннәрдә егетләр терлек азыгы әзерләүдә катнашалар. Фәнис печән пресслауда эшләсә, хезмәттәше Вәкил сенаж ташуда өлгерлек күрсәтә. Хуҗалык барлыгы 300 тонна печән әзерләсә монда аларның да хезмәт өлеше күләмле.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.

Нет комментариев