Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техникаларның әзерлеге буенча "Азык-төлек корпорация"сенә беренче урынны биргәннәр иде. Биредә бүген азык хәзерләү эше ничек бара соң?
Шул сорауга җавап табу нияте белән без район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Зөфәр Әхтәмов белән Яңа Арыш авылына юл тоттык. Авылның кайсы юнәлешенә генә барып чыкма, кызу эш кайный. Тик менә алдагы көнне кайбер кырларда көчле явым эш темпын беркадәр киметкән. Җәйге яңгыр тиз кибә бит. Шуңа биредә дә төшке аштан соң эшне дәвам иттерергә булдылар. 135 гектарлы кәҗә үләне кырында алдагы көннәрдә чабылган масса тәмам кипшенеп җиткән иде. Егетләр эшне тоткарлыксыз дәвам иттерделәр. Авыл читендә «Нива» комбайны "ЖВН-6" чапкычы белән әтиле-уллы Рәмис һәм Рәзил Имамиевлар күпьеллык үләнне теземнәргә сала.
-Бу егетләребез көн яктысыннан тулысынча файдаланалар. Әтисе ял иткәндә эшне улы дәвам иттерә,-дип таныштырды безне комбайнчы егет Рәзил Имамиев белән бригадир Илдархан Гыйлмуханов. Егет җиденче сыйныфны тәмамлагач та әтисе янында ярдәмче булып йөри башлаган.
-Урта мәктәпне тәмамлагач авыл җирен үз иткәнгә Казан аграр университетына укырга кергән идем. Җәй айларында урып-җыю эшләрендә катнаштым. Быел университетны тәмамлап кулга диплом алгач, хәрби хезмәткә китәчәкмен,-ди егет.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Нет комментариев