Күптән түгел генә Юлсубино авылы китапханәсендә, ТАССР оешуның 100 еллыгы кысаларында элек “Татарстан” исемен йөрткән колхозның хезмәт алдынгылары белән очрашуы булып үтте.
Аларның алдынгы булуларын раслаучы “документ”лар булып, утыз биш - кырык ел элек хезмәт урыннарына килеп, аларны фотога төшереп киткән һәм шул фотолар белән басылып чыккан язмалар тора, алар әле дә авылыбыз тарихы булып китапханә фондында саклана. Ияләренә болай гына тапшыру урынлы ук булып бетмәслеген аңлап, үзләрен чакырып, очрашып, аларны сөйләтеп тапшыруны өстенрәк күрдек. Өстәлләрдәге язмаларны, гөрнәдирдәй егет һәм чәчәк кебек кыз булган яшь чакларын күреп үзләре генә түгел, чарада катнашкан мәктәп коллективы да гаҗәпләнми калмады билгеле.
Менә алар, очрашуга килгән кунаклар: шул заманнарда Юлсубино бригадасында бригадир булып эшләгән Исрафил абый Хуҗаҗанов, Марат абый Вәлиев, Рәфия Сәйфетдинова (Хаматханова), Гөлирам Хәйруллиналар (Сафиуллина). Үзләренең гомер юллары белән таныштырудан башлаган әңгәмәләрен, үткәндә калган колхоз тормышына борып, хуҗалыкның үзәк юнәлеше булган –терлекчелек, игенчелек тармаклары, производство күрсәткечләре, мәктәпне тәмамлаган яшьләрне хуҗалыкка тарту, авыл хуҗалыгы корылмалары, төзелеш бригадалары, хезмәт кешесенең яшәү шартлары яхшыруы, эш нәтиҗәләре турында сөйләп үттеләр. Колхоз районда эре хуҗалыклардан саналган, сөрү җирләре генә дә 5 мең гектарлап. Зур хезмәтләр таләп иткән авыр шартларда эшләргә туры килгән аларга, эшче көчләр, авыл хуҗалыгы техникалары җитешмәгән, өстәвенә юлсызлык. Тракторчы күргән кыенлыкларын, язгы-көзге пычракларда, карлы-буранлы кышкы юлларда батып калганнарын, Волгоградка кадәр саламга чыгып киткән (әнә шул вакытта пәйдә булды инде ул безне гомер буе интектерәчәк корткыч бөҗәк) вакытларын искә алдылар.
Сыер савучылар тормышы үзе бер кечкенә тарих. -“Хәзер дә төшләргә кереп, куркытып йөдәтә ул вакытлар, эшкә соңга калабыз, имеш, дертләп сискәнеп уянып китәбез. Иртәнге өчтә-дүрттә без фермага ашыга идек шул инде, җитмәсә фермасы да ерак, көненә өч тапкыр төшәбез. Кеше иртәнге эшкә барганда без инде егерме биш сыерны кул белән савып эштән кайтабыз, ә кичен яшьләр клубка чыкканда каткан резин итекләребезне лаштордатып, эшне бетереп менүебез була иде.Шуның өстенә төн җиткәнче шәл бәйлибез. Эш шартлары нинди диген әле...”, -дип хезмәт юлларындагы хатирәләрен яңарттылар ханымнар. Дөрес, хезмәтенә күрә хөрмәте дә булмый калмаган. Юлсубино яшьләр фермасы ул чакларда ук район күләмендә иң көчле коллективларның берсе булган, ВЛКСМ район комитетының Зәки Шәймәрдәнов исемендәге күчмә вымпелын хәтта еллар буе үз кулларында тота алганнар. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп тапкырлар Мактау грамоталарына, күкрәк билгеләренә ия булганнар, Мәскәү, Болгария, республикабыз шәһәрләренә юлламалар белән бүләкләнгәннәр.
Язманың дәвамын газета битләреннән укыйаласыз.
Нәзирә
Минеханова.
Юлсубино авылы
Нет комментариев