Авыл хуҗалыгында мөһим эшләр төенләнгән чор. Үстерелгәнне мөмкин кадәр кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп аласы, киләсе уңыш турында кайгыртып туңга сөрәсе, көзге культураларны җир куенына тапшырасы бар.
Яңа Арыш җирләрендә хуҗалык итүче "Азык-төлек корпорациясе"ндә узган семинар менә шушы көн кадагындагы мәсьәләләргә багышланган иде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.
-Бу сыналу елы булды. Кем вакытында, технологияне үтәп чәчте-ярыйсы гына уңыш ала. Яңгырлар яумаса да гектардан 25-28 центнер уңыш биргән кырлар бар бит,- диде ул урып- җыю барышын анализлаган чыгышында.
Семинардан тулырак язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотосы.
Нет комментариев