"Өендә бәхетле кеше кайда да бәхетле",-дигән бөек рус язучысы Лев Толстой. Һәм бу нәкъ шулай да.
Олы Мәшләк авылында яшәүче Сөмбаевлар гаиләсенә килгәч, безне хуҗабикә ягымлы йөз белән каршы алды. Йортлары төзек, якты, иркен. Юкка гына халык "Хуҗасы нинди, йорты шундый",-димәгән. Тырыш, алтын куллы да икән әле гаилә башлыгы Николай. Тормыш иптәше Татьяна белән бу йортны үзләре төзегән. Иң мөһиме, йорттан җылылык, изгелеклелек сизелеп тора. Татаьяна үзе Казахстан икән. Язмыш аны безнең яклар белән бәйли.
...Николайның армиядән яңа гына кайткан чагы. Татьяна туганнарына кунакка килгән. Бер-берсенә бер күрүдә үк гашыйк булалар алар. Берничә ай очрашып йөриләр. Казахстанга алар бергәләп китәләр. Һәм егет кызның әти-әнисеннән фатиһа алып, гаилә корып җибәрәләр. Мәшләккә күчкәч, хуҗалык җитәкчеләре аларны торак белән тәэмин итә.
Тормыш сукмагыннан егерме ел бергә атлыйлар Сөмбаевлар. Алар бер-берсен, мәхәббәтләрен тапканнар. Мәхәббәт, хөрмәт белән төзелгән гаиләдә балалары да бәхетле. Алар ике ул тәрбияләп үстергән. Олысы Александрга -19, ә Ильяска-17 яшь. Гаиләдә тагын 4 яшьлек Варвара исемле кызлары да үсеп килә.
Тулырак материалны газетабыздан укый аласыз.
Тансылу Минһаҗева.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Автор фотолары.
Нет комментариев