Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рифкать Кәримуллинны Балык Бистәсендә генә түгел, күрше районнарда да яхшы беләләр

Таулар авылында яшәүче Рифкать Кәримуллинны безнең районда гына түгел, тирә-юньдә дә беләләр

Районыбыз чигендә урнашкан Таулар авылында яшәүче Рифкать Кәримуллинны үзләрендә генә түгел, инде күрше районнарда да яхшы беләләр. Ул мондый данга ничек ирешкән соң?
Шомырбаш авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Cафинның  сүзләренә караганда бу гаиләгә  биредә һәркем соклана. Алар үзләренең ярдәмчеллеге, актив тормыш рәвеше алып барулары һәм әлбәттә инде, хезмәт сөючән булулары белән башкалардан нык аерылып торалар. Барысы да әти-әниләренең булдыклылыгы һәм беркайчан да кыенлыклар алдында каушап калмаулары, тәвәккәл булуларыннан килә. Шулай булмаса, әтиләре Сәгыйть абзый белән әниләре Зөләйха апа берсеннән-берсе бәләкәй 9 баласын ияртеп, узган гасырның 60 нчы елларында моңарчы колак ишетмәгән, күз күрмәгән ерак Себер якларына чыгып китәр идемени соң? Алар иң элек Томск шәһәрендә төпләнгән, аннан соң Краснодарга  күченгәннәр. Иң әһәмиятлесе, читтә яшәсәләр дә бер вакытта да хөкүмәт фатир бирер әле, дип ышанып ятмаганнар. Үз көчләре, бердәм булулары белән  шәхси йортларын җиткезеп кереп яшәгәннәр. Балалары үсеп төрлесе-төрле якка таралышкач, әти-әнисе 1981 елда туган авыллары - Тауларга кайтып төпләнгәннәр. Төпчек уллары Рифкать үз авылларында укыгач, урта белемне Шомырбашка йөреп алган. Аннары хәрби хезмәткә чакырганнар үзен. Кайткач, туган авылында эшкә калып, төрле тармакларда хезмәт куйган. Эш сөючән булуын, булдыклылыгын һәм үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп башкаруын исәпкә алып, аны гараж мөдире итеп тә билгеләгәннәр. Үз тиңен дә ул шушы авылында тапкан. Гәүһәриясе белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.  Бүген һәркайсының үз тормышлары дигәндәй, кызы Гөлшат гаиләсе белән район үзәгендә яши. Улы Ришат Украина җирендә махсус хәрби операциядә катнаша.
 

Тулырак материалны " Авыл офыклары" газетасы битлщрендщ укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса