“Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый”, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Үри авылы “Малов” крестьян-фермер хуҗалыгына керә-керешкә безне җитәкчеләре Владислав Малов белән бер төркем хезмәткәрләрнең тагылма агрегатлы техникалары янәшәсендә кызу кайнашуы игьтибарны җәлеп итте. “Агрегатларны бераз көйләп алабыз да, кырга чыгарга планлаштырабыз”, - дип каршы алды алар безне. Хуҗалыкта бүген эшләрнең кызу, кайнар чагы. Һәр минутлары санаулы, иртә таңнан тәмам караңгы төшкәнчегә кадәр кырда игенчеләр. Вакытлары бик тыгыз булса да, хуҗа кеше хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырып алырга өлгерде.
- Әлеге хуҗалыкны өченче ел оештырып җибәргән идек. Узган ел грант алуга ирештек. Әлеге финанс ярдәм белән, әнә, янәшәдәге ферманы төзеп куйдык, маллар санын арттырдык. Бүгенге көндә 50 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Чәчүлек җирләребездә арпа, солы, бодай игәбез.Агымдагы елда 30 гектар җиргә күпьеллык үлән чәчтек. Узган ел әзерләгән печәнебез кыш чыгарга җитмәде, өстәмә сатып алырга туры килде. Шуңа күрә быел печәнлек җирләрнең мәйданын арттырдык. Киләчәктә чәчүлек җирләрен дә арттырырга уйлап торабыз,- ди хуҗалык җитәкчесе.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев