Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш инвалидларына кагылышлы дәүләт Программасы нигезендә Олы Елга авылында яшәүче Нурания Закирова республика көне бәйрәме алдыннан яңа йортлы булды.
Аның ачкычын тапшыру тантанасында муниципаль район башлгы Илһам Валеев, авылның бик күп кешеләре катнашты. Йортны Балык Бистәсе "Меливодстрой" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәис Җамалиев кул астындагы төзүчеләр берничә ай вакыт эчендә өлгертеп тә биргәннәр. Төзүчеләр эшеннән һәркем канәгать калды.
-Авылыбызга район җитәкчелеге тарафыннан елның-елында зур игътибар күрсәтелә. Быел да авылыбызның мәктәп урамына яңа су үткәргеч сузылды. Авыл эчендәге юллар елдан-ел яхшыра. Социаль объектларыбыз мәдәният, мәгариф учреждениеләре сыйфатлы итеп төзекләндереләләр. Боларның барысы өчен дә без район җитәкчелегенә рәхмәтлебез,-диде авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев.
Барыннан да бигрәк олы бүләк өчен хуҗабикә Нурания ханым белән район агротехникумының өченче курсында укучы улы Инсаф нык сөенештеләр. Әлеге шатлык уңаеннан ветеран укытучы Илгизәр Хәсәнов бик мәгънәле итеп үз фикерләрен җиткерде.
-Соңгы елларда авылыбызның социаль йөзе танымаслык итеп үзгәрде. Боларның барысы артында да олы кайгыртучанлык һәм зур хезмәт ятуын без яхшы беләбез. Киләчәктә дә тормышыбызда мондый куанычлы вакыйгалар күбрәк булсын иде,-диде ул.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Нет комментариев