Гомеренең җитмешенче бәйрәмен каршылаган көннәрдә Райлә ханымның фатир ишеге ябылып, телефоны тынып тормады.
Йортташлары янына кереп котладылар. Мәскәүдән, Иркутскийдан, Симферопольдән, Воронеждан, Казаннан, Лаештан… районыбызның күп кенә авылларыннан туганнары, дуслары, Севастопольдә хезмәт иткән егетләр шалтыратып изге теләкләрен җиткерделәр. Хәтерендә югалып барган танышлары да онытмаганнар Райлә ханымны. Район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килеп район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләген тапшыргач күңелкәйләре тәмам тулды инде. Барчасына елый-елый рәхмәт укып дога кылды ул. Шул кадәр хөрмәт итәләр, яраталардыр, дип уйламаган да иде бит, әй. Тукта, ник балавыз сыгып утыра соң әле? Булмаганны! Тормыш-ормыш дигәнең сындырыга теләп сынаганда да, үлем салкын сулышын өргәндә дә дуска- дошманга да күз яшен күрсәтмәгәнне.
...Кендек каны Күки басуында тамган Райләнең. Ниндидер киная дә, күчерелмә мәгънә дә эзләмәгез бу сүзләремнән. Чыннан да бодай урагында, көлтә өстендә дөньяга аваз сала ул. Урак белән кендеген кисеп альяпкычка төрәләр. Сабыен күкрәгенә кысып көч хәл белән авылга кайтып егыла әнисе Фәһимә.
..Менә алар алты сабый идәнгә тезелешеп утырганнар да әниләре артыннан серле дога сүзләрен кабатлыйлар. Кем алдан өйрәнеп сөйләп күрсәтә, шул йокларга ята. Кечкенәдән зиһенле Райлә гел беренче булып юрган астына чума инде. Балачакның онытылмас бәхетле мизгелләре. Алар күп тәтеми шул сугыштан соң чор сабыйларына. Фронтта ике мәртәбә каты яраланган әтиләре саулыкка тиенми, больница юлыннан кайтып керми. Ә бер мәртәбә әнисе белән әтиләрен салкын ноябрь аенда кул арбасына яткырып Яңа Арыш больницасына илткәннәре бәгъренә сеңеп калган. Колхозда эшләми бит ул дип ат бирмиләр сугыш инвалидына. Балалар йорттагы бөтен тормышны алып бару өстенә әниләренә колхоз эшендә дә булышалар. Шул колхоз бәрәңгесе башына җитә яза да инде унөч яшьлек кыз баланың. Октябрь аенда кар катыш яңгыр астында сукаланган җирдән бәрәңге җыйганнан соң ат арбасына төялеп кайтып килешләре. Басудан чыгып килүче трактор көтмәгәндә кинәт борылып арба өстенә менә. Берничә бала тән җәрәхәтләре алалар. Араларында иң күп яраланганы Райлә була. Котлы Бөкәш, Казан больницаларында дистәләгән операция ясыйлар кызга. Гомере буе сызланса да, авыруларын белгертмәскә тырыша. Дәвалаучы табиблар: "Инвалидлык алырга кирәк сиңа",- дип үгетләсәләр дә, комиссияләргә йөрми. Ничек инвалид булсын инде ул. Аның кияүгә чыгасы, балалар багасы бар бит.
Җиденче сыйныфны тәмамлап, соңгы имтиханны тапшырып кайткан көнне әнисе Райләне колхоз җыелышына җибәрә. Җитәкчеләр чая, үткен кызны алдан ук карандашка алган булганнар күрәсең. Көтмәгәндә, уйламаганда Райләне бригадир ярдәмчесе итеп сайлыйлар да куялар. Иртәнге өчтән торып, 350 йортның капкасын кагып авылдашларын эшкә дәшә үсмер кыз. "Комбайн керә алмаган участокларны сажин белән үлчәп, ызаннар ерганда ике аяк тездән тиң чеп-чи кан була иде", - дип искә ала ул. Аннары кемнең күпме урганын, чапканын исәпләп нәрәдкә кертәсе бар.
Язмыш җилләре 19 яшьлек кызны Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәренә илтә. Әтисенең абыйсы Кыямның хәлен белергә генә килгән җирдән торып кала ул биредә, гаилә кора. Эшче яшьләр мәктәбендә кранчы, бухгалтер һөнәрләрен үзләштерә. Металлургия заводының бер цехында бухгалтериядә эшли.
"Бер кайтуымда туган якның саф һавасыннан башларым әйләнеп китте. Чусовойда экологик хәл бик мөшкел иде шул. Кыш көне кары да кап-кара булып явар иде. Шул чак туган якка кайтырга карар бирдем", - дип искә ала героем.
1974 елда Дудколар җитеш, җайланган тормышларын калдырып Казанга, тагын бер елдан Балык Бистәсенә кайталар. Тормыш иптәше ПМК-851 гә эретеп ябыштыручы, Райлә бухгалтер булып урнаша. 80-86 елларда элемтә бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкара. Яңадан ПМКга кайта. Лаеклы ялга чыгар алдыннан больницада эшләп алырга да өлгерә.
Кайда гына эшләсә дә җәмәгать эшләрендә кайный ул. Һәр сайлауда комиссия әгъзасы була, өч мәртәбә халык санын алуда катнаша. Дистә елдан артык солдат аналары комитеты рәисе була. Героемның бу эшчәнлегенә киңрәк тукталмасам, образын ачып бетерә алмам шикелле. Иң элек шунысын әйтик. Балык Бистәсендә оештырылган солдат аналары комитеты (республикакүләм комитетны исәпләмәгәндә) Татарстанда бердән-бер була. Барысына да Кара диңгез флотында катер командиры булып хезмәт итүче улы Айрат сәбәпче инде. Ялга кайткан җиреннән ул армия сафларына барыр вакытлары җиткән ике якташын да ияртә. "Айрат үзе янына матрослар җыя икән" дигән хәбәр чыбыксыз телефон аша таралып та өлгерә. Тиздән армиягә яше җиткән егетләр, аларның әти-әниләре Раилә апа янына агыла башлыйлар. Шул вакыт Райлә апада солдат аналары комитеты оештыру уе бөреләнә дә инде. "Армиядә "дедовщина»ның котырган чагы иде. Якташ егетләргә тәртипле частьләргә, беренче чиратта Кара диңгез флотына эләгергә ярдәм итү теләге туды", - ди ул. Аның идеясын ул вакыттагы хакимият башлыгы, үзе дә флотта хезмәт иткән Равил Хәйруллин дә хуплый. Шулай итеп Балык Бистәсе белән Кара диңгез флотының бер дивизиясе арасында хезмәттәшлек, дуслык, соңрак шефлык элемтәсе урнаша. Үзенә күрә килешү дә төзелә. Аның нигезендә һәр чакырылышта районнан 5 егет флотка алына. Ә барлыгы 47 егет ирешә бу бәхеткә. Алар барысы да Райлә апаны "икенче әниебез" дип хөрмәтлиләр. Комитетны җитәкләгән дәвердә Райлә апа Кара диңгез флоты белән даими элемтәдә тора. Егетләрнең хәлләрен белергә кунакка да баргалый.
Раилә Дудконың исемен ишетүгә кайбер түрәләребезнең "сырт йоны кабарып куя" инде. Сәрхүшләр, әрәмтамаклар да өнәп бетермиләр аны. Гаделсезлек, хуҗасызлык күрсә дәшми кала алмый шул ул. Берәр эшкә алынды исә, "очламыйча" туктамый. Шундый булганга күрә йортларының рәисе итеп сайлаганнар да инде үзен. 12 ел тарта инде ул бу "йөкне". Үзе әйтмешли, бер авыл кадәр йортта эш-мәшәкатьне тавык та чүпләп бетерерлек түгел.
"Нинди генә җитәкчегә барсам да отказ бирмиләр, Аллага шөкер. Бер җитәкче: "Сине тыңламый мөмкин түгел, экстрасенс кебек бит син", - дигән иде",- диде дә кинәнеп бир көлеп куйды Райлә апа. Зуррак проблемаларны хәл иткәндә башлыкларның ишеген шакырга да күп сорамый. Аларыда бик хөрмәт итәләр үзен. Бер генә гозерен дә аяк астына салмыйлар. Соңгы елларда хакимлек иткән дүрт башлыкның дүртесе дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр Раилә апаны. Артыннан: "Үзе өчен йөри Дудко, үз мәнфәгатьләрен кайгырта, кеше кулы белән күмер тота»,- дип сөйләнүчеләр дә юк түгел. Районда беренчеләрдән булып йортларына капиталь ремонт ясату өчен чабулаганда, сусызлыктан интеккән йортташларын сулы иткәндә, йорт каршына түрбакча ясатканда, асфальт түшәткәндә, балалар мәйданчыгы төзеткәндә.... үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртты микән ул? Подъездларга датчиклар куйдырып электр энергиясен экономияләгәндә үз кесәсе турында гына уйлаганмы? Аның башлангычы белән башкарылган эшләрне бу язмада гына санап бетерерлек тә түгел. Инде менә киләсе елда түбәне алыштыралар дип канатланып йөри.
"Әгәр хак динебезгә табынмасам, оптимисит булмасам 70 яшькә кадәр җитә алмаган булыр идем", -ди ул ирексездән чыккан күз яшьләрен сөртеп. Дин дигәннән 7 яшеннән ураза тота, намазын калдырмый ул, инде олыгайгач үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнгән. Күңелен тынычландыра торган тагын бер шөгыле бар. Тегәргә, бәйләргә кулдан палас, келәмнәр тукырга ярата ул. Бакчасында яшелчәләр дә гөрләп үсә. Җитмештә дә янып яши әле ул.
Әйе, күпләрнең күңелен, йөрәген битрафлык пәрдәсе каплаган бу заманда Раилә апа кебекләр "ак карга" сыманрак кабул ителә шул. Әмма шунысы хак, һәр йортта, авылда, урамда Райлә апа кебек тынгысыз, туры сүзле шәхесләр булса, әйләнә-тирәбез күпкә чистарак, тормышыбыз күпкә матуррак булыр иде. Бәхәсләшмәгез дә!
Илгиз Җамалиев.
Автор фотолары.
Нет комментариев