Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Нияз Шәйдуллин : «Ул үзе дә бал корты кебек эшчән, тырыш»

Трой-Урай авылында яшәүче Фәйзерахман Сөләйманов 38 яшендә техникумда белем ала, ә 69 яшь тулганда «Мөхәммәдия» мәдрәсен тәмамлый

Бу шәхесне районда күпләр  белә дип әйтсәм дә һич арттыру булмас. Тик шулай да якыннанрак танышу максатыннан очрашып сөйләшергә сүз куештык.
Фәйзерахман Сөләйманов Балтач авылында ишле гаиләдә дөньяга килә.
-1950 нче елны минем мәктәпкә укырга керергә яшем җиткән иде.  Чандыр булганмын инде күрәмсең (сугыш елы балалары бит), әти-әни ул елны бирмәскә уйлаганнар.  1 нче сентябрь көнне укытучы Зәкия апа Талипова өйгә килеп мине уку елы башлану уңаеннан үткәрелә торган тантанага җитәкләп алып төште һәм сыйныфта Равил (Равил Фәйзуллин, шагыйрь) белән бер партага утыртты да куйды. Җиде ел шулай бергә булдык.  Мәктәпне Мактау грамотасы белән тәмамладык.
Алга таба укуны дәвам итү өчен Котлы Бөкәш урта мәктәбенә документларны итеп тапшырдык, торырга фатир белештек. Уку әсбаплары алу өчен кирпеч «суга» башладым. Көненә күп дигәндә 60 данә эшләп була. Ул елларда урта белем алу  түләүле иде. Вакыт җитә башлагач әти: «Улым, безнең көчебездән килмәс сине укыту, ачуланма»,-диде. Абзар-кура артына чыгып елап алдым. Вакытлар узу белән мин аларны аңладым,- ди ул әңгәмә башында.
Бу вакыттан яшь Фәйзерахман олы тормышка адымнарын ясый. Шул ук елны 4 айга якын бозаулар көтә. Көтү кергәч хуҗалык рәисе аны кәнсәләргә, хисапчылар янына счетовод итеп билгели. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә озак еллар баш белгечләр булып эшләгән Габдрахман Фәйзерахманов,  Фәйзерахман Нотфуллин белән бергә эшләп хезмәт чыныгуы ала.  Ключищедагы хисапчылар әзерләүче уку йортына да юллама бирергә телиләр. Тик ул  үзенең киләчәген кабинетларда утыручы кеше буларак күз алдына китерә алмый. 1960 елның җәендә  Корноуховодагы механизаторлар әзерләүче училищега укырга китә. Форма белән тәэмин итәләр, торырга урыны, ашау-эчү  бар.

 

 Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса