Мин аның физкультура укытучысы булуын, укучылары белән район бәйгеләрендә урыннар алуын ишетеп белә идем. Ә менә күпкырлы һөнәрләргә ия булуына бу очрашуда инанып кайттым. Сүзем Олы Кульга авылында яшәүче Сергей Татаринов турында.
Сергей Кульга авылының атаклы Татариновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Әтисе "Новая жизнь" колхозы җитәкчесе, ә әнисе бухгалтер булып эшләгән. Биш бала үстергәннәр. Алмагачның алмасы ерак төшми, диләр. Ата-анасы үрнәгендә биш бала да тырыш, уңган, тәртипле булып үсә. Югары белем алалар. Тормышта үз юлларын табалар. Башка туганнары шәһәргә китсә, Сергей ата-анасы янында авылда төпләнеп кала. Яшь гаилә буларак аларга йорт бирәләр. Мал-туарын, кош-кортын асрап яшиләр. Тормыш Сергейны төрле өлкәләрдә хезмәт куярга этәрә. Авылда физкультура укытучысы булып хезмәт юлын башлый ул. Тынгысыз кеше, җәйге каникул вакытларында да кул кушырып утырмый, колхозда комбайнчы булып эшли. Югары күрсәткечләре өчен комсомол яшьләр арасында гел беренчелекне алып бара. Ул елларда аны колхоз комсомол оешмасына секретарь итеп тә билгелиләр. Соңрак аны район мәгариф бүлегенә эшкә чакыралар. Бераз эшләгәч Кульга авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. "Авыл җирлеге башлыгы буларак ул елларда нинди эшләр башкардыгыз?",- дип сорыйм аннан.
-Өлкән кешеләргә гел ярдәм итеп яшәдек. Торак мәсьәләсен кайгырттык. Ул вакытта өйне ягып җылыту иде бит. Утын кайтарттык. Кирәк икән печән, салам бирдек. Сугыш ветераннарын кайгыртып тордык. Мин эшкә кергәндә авылда утыз ветеран яши иде. Колхозлар таркалган чорларда аларның җидесе генә исән калды. Урып-җыю вакытында колхоз амбарында эшче көчләр белән тәэмин итеп тордык әле ,-дип сөйли Сергей Татаринов.
Нинди генә хезмәтләр башкарса да, күңеле аның гел мәктәптә, балалар янәшәсендә була. Янәдән мәктәпкә кайта ул, тырышып хезмәт куя. Дәрес укытудан тыш, мәктәптә ярышлар уздыра, район һәм республика күләмендәге ярышларга укучыларны әзерли. Тырышлыгы озак та көттерми, укучылары белән бәйгеләрдә призлы урынннар яулый башлый. Еллык нәтиҗәләр буенча да мәктәпләр арасында беренче, икенче урыннар алалар. Сергей үзе дә спорт белән шөгыльләнергә ярата. Район күләмендә үткән кросс, чаңгы ярышларында алдынгы урыннарны бирми. 2013 елда "Физкультура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен" медале белән бүләкләнә. Сергей Татариновның яраткан тагын бер шөгыле бар. Күп еллардан бирле һәвәскәр умартачы ул. Туганнан туган абыйсы аны бу һөнәргә яшьтән үк өйрәткән. Умарталарны бергәләп ясаганнар. Берничә елдан соң абыйсы аңа ике бал корты күче бүләк итә. Шунан соң ул алар белән шөгыльләнә башлый. Еллар узу белән умарталар утызга җиткәннәр. "Бер шөгыль икенчесенә комачауламый. Кыш көне умарталарны барларга чаңгы белән йөрим. Тавык та чүпләп бетерерлек түгел аның эше. Бал кортлары өчен чисталык, тәртип, гел барлап торырга кирәк. Җәй айларында көн саен алар янында булырга кирәк. Тырышлык һәм түземлек таләп итә торган эш бу",- ди язма героем. Моннан тыш йорт тирәсендә мал-туарын, тавык-чебешен күпләп асрый алар. Бу кадәр зур хезмәтне 30 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Наталья белән бергә башкаралар. Аларда эш синеке-минеке дип бүленмәгән. Бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Ике кыз үстергән алар. Бүген ике оныкларына куанып яшиләр. Минемчә, бәхет өчен күп кирәкми. Булганына шөкерана кылып яши әлеге гаилә.
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев