«Масловский» җәмгыятендә  эшләүче Рәдиф Гайнетдиновка тиңнәр юк
Авыл һәм кеше

«Масловский» җәмгыятендә эшләүче Рәдиф Гайнетдиновка тиңнәр юк

«Масловский» җәмгыятендә 18 ел буе механизатор булып эшләүче Рәдиф Гайнетдиновны без эш урынында очраштык.

 - Миңа техника җене кагылгандыр инде, - дип көлә ул. Балачактан шул машина, трактор янында кайнашканга күрәдер үз тормышымны техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Язын чәчәбез, көзен урабыз, эшлим дигән кешегә хуҗалыкта эш бар. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Җитәкчебез Николай Васильевич Андреев эшләгән кешенең кадерен белә. Техникаларыбыз яңа, эшләр өчен бөтен шартлар да тудырылган.  Зарланырга урын юк, - ди Рәдиф.

Әңгәмәгә баш инженер Геннадий Савинов та кушылды:

- Рәдиф бүген дә   алдынгылар рәтендә. Көненә 70-80 гектарда игеннәрне теземгә сала. Аннан суктыруда да эшли.Кайсы эшкә тотынса да эшен җиренә җиткереп башкарып чыга . Аның белән иңгә-иң куеп эшләүче егетләребез дә сынатмый. Мондый яхшы темплар белән эшләсәк урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләрбез дип ышанам, - ди ул.

(Масловка авылы турында язманың тулы версиясен газетабызның киләсе саннарында укый алырсыз.)

 

Гөлчәчәк Газизова


Нет комментариев