Китапханәдә чара
Район балалар үзәк китапханәсендә “Җинаятьчеләр һәм җинаятьләр каян алына?” исем астында уйлану сәгате оештырылды.
Чарада Балык Бистәсе гимназиясенең 8Б һәм 8В сыйныф укучылары катнашты. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең гаилә иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгече Альфред Имамиев чыгыш ясады һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. Аннан видиоэкскурсия карап балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Әлеге темага багышлап оештырылган китаплар күргәзмәсен дә кызыксыну белән күзәттеләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа