Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Хөснетдиновлар гаиләсе хезмәт сөючәнлек һәм чын гаилә символы булган геройлар

 Авылда яшәүчеләрнең яхшы сыйфаты – ул аның туган ягына, туфрагына мәхәббәте.

  Яңа технологияләр гасырында авыл хуҗалыгына үз гомерләрен багышлаган кешеләрне очрату инде авырлаша бара.

Балык Бистәсе районында андый кешеләр әле аз түгел һәм аларның берсе - Кече Әшнәк авылыннан Миңнулла абый Хөснетдинов. Ул авыл хуҗалыгына 56 ел хезмәтен багышлый. Бүген без аның тормыш юлын, ул юлда нинди сынаулар үтәргә туры килгәне турында бәян итәрбез.

Миңнулла абый гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән әтисе белән хуҗалык эшләрендә катнаша,  өйрәнә. Гаиләдә алар ике бала булса да, ул һәрвакыт җаваплылыкны үз өстенә алырга тырыша. Әтиләре балаларга вакытларын заяга үткәрмәскә,  аларда тырышлык һәм намуслылык сыйфатлары тәрбияләргә тырыша.

Әмма, 13 яшь тулгач, әтисе кинәт вафат була, һәм гаилә өчен җаваплылык яшь егет җилкәсенә төшә.

Миңнулла абый 5 сыйныфны тәмамлагач, гаиләсен туендыру өчен колхозчы булып эшләргә керә. Әниләренең хезмәт хакына гына ышанып булмый. Озак вакытлар күмәк хуҗалык көтүен көтә, хезмәт хакы урынына ашлык ала. Эш җиңелләрдән булмый, әмма бу авыр вакытта безнең героебыз барлык сынауларны җиңәргә  үзендә көч таба.

Авырлыклар акрынлап артта кала бара. Бу авыр чорда аның янәшәсендә яраткан Рәшидәсе  була. Ул аның белән яшь чагында ук таныш. Алар өйләнешкәнче бер урамда яшиләр, 6 ел очрашалар. 59 ел бергә гомер итү дәверендә аларга күп сынаулар узарга туры килә.  Рәшидә апа килен буларак үз әнисе кебек булган кайнанасын яхшы тәрбияләп соңгы юлга озата.

   Бу бәхетле парга ике улы һәм кызлары оныклар белән шатландырганнар. Озак еллар кулга-кул тотынышып, Миңнулла абый белән Рәшидә апа тормыш сынауларын үткәннәр, хәзер улы һәм килене белән мул тормышта яшиләр. Алар тормышны яратулары аша  хезмәткә булган мәхәббәтне балаларына, оныкларына өйрәтергә тырышалар. Балалары, оныклары алар янында еш булып торалар, ярдәм итәләр, алар белән горурланалар.

 Күп кенә яшь кешеләр хәзер үзләре өчен үрнәк булырлык идеал эзлиләр, охшаш булырга теләгән кешене сайлыйлар. Ә бит андыйлар безнең арадабызда яшиләр. Бу безнең әти-әниләребез, авылдашларыбыз. Һәм Миңнулла абый белән Рәшидә апа – хезмәт сөючәнлек һәм чын гаилә символы булган геройлар, дип кыю рәвештә әйтергә була.

Миңнулла абыйга һәм аның гүзәл хатынына озын гомер, бәхет һәм, әлбәттә, гаилә иминлеге телибез. Сезнең йөрәкләрегез сезнең балаларга һәм тормышыгызны игелекле хезмәткә багышларга әзер булган һәркемгә юлны һәрвакыт яктыртсын.

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса