Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кече Әшнәк авылының “Закирова” гаилә фермасында эшләүче Гөлфирә Яруллинага тиңнәр юк

Хәзерге авыр шартларда гаилә фермаларының төп керем чыганагы булып сөт һәм ит тора. Шуңа күрә аның ничек яшәве  савып алынган сөтнең сыйфатына, күләменә, һәм ит җитештерүгә бәйле. Хуҗалыкта эшнең иң авыры сыер савучылар җилкәсенә төшә.

 Кече Әшнәк авылының “Закирова” гаилә фермасында Гөлфирә Яруллина унҗиде еллап хезмәт куя. Һәр көнне бер үк вакытта иртәнге таң нурларына сәлам биреп фермага атлый. Бүгенге көндә ул хуҗалыкта бердән-бер сыер савучы. Ару-талуны белмәс тырыш әлеге ханым үз хезмәтен күңел биреп башкара. “Холкына карап  һәр сыерга да исем бирдем. Башларыннан сыйпап, ягымлы итеп эндәшкәч кенә эшемне башлыйм. Аларны җайлап кына саварга кирәк. Аллага шөкер, эшем бар, хезмәт хакы алам дип яшим”,-ди Гөлфирә.  Тормыш иптәше Әльфрид та әлеге хуҗалыкта эшли, ул терлекче. Малларны ашату, барлау, кардага чыгару, асларын җыю аның вазыйфасында.

Әлеге гаиләнең йорт-куралары бик төзек. Һәр җирдә тәртип. Абзарда сыер, бозау, сарыклары бар. Ишек алдында тавык-чебешләре йөри. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары бик зур. Килен белән малай фермада эштә булганда Мөршидә әби йорттагы эшләрне барлый, оныкларны тәрбияләргә булыша. Яруллиннар гаиләсе уналты ел бергә тату гомер кичерәләр, кыз һәм уллары бар. Шушы көннәрдә Мөршидә әби дә сиксән яшен тутырган. Ул да гомер буе колхозда хезмәт куйган. Ире Фәрзетдин абый белән өч ул үстергәннәр. Кырык ел кайнана, уналты ел килен белән яшәүче әлеге әбидә күпме сабырлык һәм тырышлык сыйган.  Тәрәз төбе саен яран гөл, аларны Мөршидә апа яратып үстерә. “Киленнәремә кызым дип кенә дәшәм. Уңдым алардан. Тату яшибез, кирәк чакта киңәш бирәм. Алар да минем сүзгә колак сала, каршы килмиләр”,-ди Мөршидә әби.  Буш вакытта килен белән кайнана үзләре өчен һәм бүләккә оекбаш, бәллүнкә, бияләйләр бәйлиләр.

Авыл җире бер яктан искиткеч табигате белән урын алып торса, икенче яктан, үзенең тырыш, эш сөючән халкы белән данлыклы. Авылларыбыз ару-талуны белмәс тырыш хезмәтчәннәргә бай. Алар булганда авыл әле яшәр, киләчәге өметле. Табыннарыбызда сыйфатлы ит, сөт, каймак, эремчектән тәмле ризыкларыбыз  булыр.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса