Хисләр белән бер-беренең йөрәкләрен җылытып
Авыл һәм кеше

Хисләр белән бер-беренең йөрәкләрен җылытып

Өлкәннәр декадасы көннәрендә без Югары Тегермәнлек авылына юл тоттык һәм анда өлкән буын кешеләре белән очраштык. Аларның ничек яшәве белән кызыксындык. Шул авылда яшәп гомер кичерүче Мансур һәм Фәүзия Мөбәрәкшиннарда кунакта булдык.

Мансур Мөбәрәкшин безне җылы каршы алды һәм өйләренә чакырды. Әңгәмәдәшебез очрашуның беренче минутында ук сөйләшергә әзер иде. Мөбәрәкшиннарга илле бер ел тигезлек белән яшәгә насыйп булган. Яшь чаклар күптән артта калган. Балалар үсеп таралышып беткәннәр. Бер-бересенә кирәк булу хисләре генә элеккечә сакланып калган.

Дөнья шулай корылган, ир-ат хатын-кыздан, ә хатын-кыз ирнең ышанычлы иңнәреннән башка бәхетле була алмый. Мөбәрәкшиннар тулы тормышта яшиләр. Алар өч ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары сатучы һөнәрен сайлаганнар, бер уллары Себер якларын, икесе Яр Чаллы шәһәрендә гомер итәләр.

-Кырык ике ел колхозда эшләдем. Башта "ГАЗ-51", "ГАЗ-52" машиналарында эшләдем. Аннан соң "Д" категориясенә укыдым. Вахта автобусын йөртергә бирделәр. Комбайнчылар, сыер савучыларны эшкә йөрттем. Армиягә, хастаханәгә, туйга баручыларны озаттым. Кырык градус салкыннарда автобусны үземә төзәтергә туры килде,-дип искә төшерде хуҗа үткәннәрне. Мөбәрәкшиннар зур, якты йортта яшиләр. "Кайсы елда салдыгыз?"-дип сорыйм.

-1980 елда. Акча җыйдык та, яңа йорт салырга булдык. Ул вакыттагы җитәкчебез Андрей Степанов урманнан материаллар ташу өчен дүрт төрле техника бирде. Тормыш иптәше аш пешереп, чиләкләр белән йорт салучыларга ашарга алып килде. Йортны күтәргәндә бөтен авыл булышты. Ул елларда барыбыз да бертигез яши идек. Гаиләбездә тугыз кеше, җиденче бала итеп, апамның малаен үстердек. Апамны колхоз кырыннан чөгендер эшкәртеп кайтып килгәндә яшен сугып үтерде. Ул елларда әни дә исән иде әле,-дип сөйли Мансур абый. Фәүзия апа егерме сигез ел кайнанасы белән яши. "Сезнең арадагы мөнәсәбәтләрегез ничек иде?"- дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде.

-Без эшкә киткәндә әни тормышны барлады, балаларны үстереште. Бик уңган кеше иде. Гомеренең соңгы ун елында күзләре сукырайса да көчле хатын булып калды. Элек һәр колхозчыга эшкәртергә берәр гектар бәрәңге, чөгендер җире бүлеп бирәләр иде. Тугыз айлык бала белән кырга эшкә йөри идем. Акчага интегеп яшәмәдек. Ирем хезмәт хакын миңа алып кайтып бирә торган иде. Үзем, төнге сәгать уникеләргә кадәр утырып, мамык эрләп, шәл бәйли идем. Әле дә хәтеремдә, беренче шәлемне бишенче сыйныфта укыганда бәйләдем. Әтием аны Чистай шәһәренә барып сатты да, акчасына одеял белән самовар алып кайтты,-ди ул горурлык хисе белән. Балалары тәртипле булып үскәннәр, әти-әниләренә мәшәкать чыгармаганнар. Ана кеше аларга саулык белән бәхет теләп утыра.

-Шофер булып эшләгәч таныш булмаган кешеләрдә төн кунып чыгырга туры килә иде. Мине яхшы каршы алдылар. Безнең ишегебез дә һәр кешегә ачык,-дип сүзгә кушылды Мансур абый. Бу гаилә гадел хезмәтләре белән көн иткән. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Олы яшьтә булуларына карамастан, гел хәрәкәттә, эштә алар. Хуҗалыкта сыер, бозау, илле баш умарта асрыйлар. Кортларны күптәннән тоталар. Элек бал сатып зур табыш керткәннәр.

Бал белән сөтле чәй, коймак ашатмыйча безне җибәрмәделәр. Ходай бу кунакчыл гаиләне озак еллар саулыктан аермасын.

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев