Яшенә күрә күпкә олыгайта аны сугыш. Берсе артыннан берсе авырлык-сынаулары белән чыныктыра, ныгыта да. Бөтен гомеренә җитәрлек күркәм сыйфатлары әнә шул елларда ук тәрбияләнгәндер анда. Тормышта һәр нәрсәгә үз көче, үз хезмәте һәм тырышлыгы белән ирешергә өйрәнгән, егылгач та еламаска, тешен кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән бит ул.
- Сугыш башланган елны 14 яшьлек бала идем, - дип сүзен башлады Гәкифә Газизова. Хәсрәтле ул еллар күңеленә нык уелып калса да, зарланмый, бүгенге көнгә шөкерана кылып утыра әби. "Черек бәрәңге, алабута да ашадык. Ләкин хәер сорашырга чыкмадык. Үз хезмәтебез, тырышлыгыбыз белән тамак туйдырдык. Авыл халкы да мәрхәмәтле булды, ярдәм иттеләр", - ди ул.
Гәкифә апа Югары Тегермәнлек авылында туа. Гаиләдә алар дүрт кыз үсәләр. Сугыш җиле аларның өйләренә дә килеп керә. Әтиләре Бөек Ватан сугышына китә һәм яу кырында вафат булып кала. Кияргә кием, ашарга ризык юк. Ничектер көн күрергә кирәк. "Әни дүрт-биш бәрәңгене ашка уып сала да, шул шулпаны эчеп тамак туйдырабыз. Шулай җан асраган инде",-дип искә алды Гәкифә апа. Әниләре Фәхерниса батыр йөрәкле һәм кыю хатын була. Егерме бишәр сутый урак урып, колхозда ударник дәрәҗәсендә йөри. "Колхоз мәллә син абыстай, көн дә урак урасың, урак урып, сутый куып кемнәрне куандырасың",-дип җырлый торган булалар аның турында. Әниләре сугу сугып, күлмәк-ыштанын да үзе теккән. Авыл халкы да бу сугу җайланмасыннан куллана торган булган. "Сыер да асрамасак, сезне кияүгә дә алучы булмас", - дип әни сыер алды. Сарыклар саны ун баш булды. Уфалла белән без алабута, әрекмән яфрагы җыеп алып кайтабыз. Шәл дә бәйләп саттык. Шуңа күрә сарык белән куянын да асрарга туры килде. Алары да ун-унбер булды",-дип сөйли Гәкифә апа. Чистай базарына атна саен чыгып, шәлләрен егерме биш тәңкәдән сата торган булганнар. Иң олы кыз булганга күрә тормыш авырлыгы күбрәк Гәкифә апа җилкәсенә төшкән. Әнисенә уракта булышкан. Сеңелләрен барлау да аның бурычы булган. "Кич утырып сукыр лампа астында бәйли идек. Сеңелләремнең дүртесе дә дә кул астына кергәч, миңа җиңелерәк булды. Күзләрем начар күргәч укырга алмадылар. Фермада күп еллар бозаулар, сарыклар карадым",-ди язма героем. Ул елларда авылдагы яшьләрне җыеп Киров, Горький өлкәләренә торф чыгарырга җибәргәннәр. Гакифә апа да дүрт еллап анда хезмәт куя. Аннан акча эшләп ситса алып кайта торган була. Күрше апасы киемнәр тегеп биргән. Аннан соң аның паспорты белән сеңелләре дә эшкә йөри башлый.
Дөньялар җайланып, тамак тук, өс-башлар бар дигәндә генә бу гаиләгә тагын бер зур кайгы килә. Гәкифә апаның кияүгә чыгып тугызынчы көне үтүгә аягын яшен суга. "Салават догасын да әйтеп бетерергә өлгерә алмадым, тотты да ыргытты мине яшен. Аякны ерып үтте ул, бот ярылды. Ел ярым урын өстендә ятарга туры килде",-дип искә алды ул елларны. Ире аны караудан куркып, аерылып китә. Гәкифә апаны әнисе тәрбияли. Табиблар гына ярдәм итеп бетерә алмый. Ләкин төшенкелеккә бирелми бу гаилә, үз дәвасын таба. "Яшермим иртәнге бәвел эчтем, аны аякка сылап йон бәйләп куя идем. Шуннан файдасын күрдем, терелдем",-ди язма героем.
Гәкифә апага икенче тапкыр киягә чыгып гаилә кору бәхете елмая. Сәламәтлеге ныгыгач колхозга эшкә дә урнаша. Икмәк чистарту, киптерү эшенә куялар үзен. "Кырыклы кәтүк кадәр Кәтифә илле килолы капчыкны күтәреп рамга алып менеп сала",-дип шаккатып әйтә торган була бригадир аның турында.
1971 елларда гаиләсе белән Трой-Урай авылына күченеп киләләр алар. Тормыш иптәше Гәбдрәшит абый да бик тырыш кеше була. Агач эшен дә белә. Сорап килгән кешегә мунчасын, абзарын да салып бирә. Шулай итеп бу гаилә монда да сынатмый. Икесе дә совхозда эшлиләр, бозаулар, сарыклар карыйлар. Гәкифә апа фермада караулда да тора әле. Матур гына тормыш иткәндә аларның капкасын тагын кайгы җиле кага. Югары Тегермәнлектә яшәгәндә җиде йорт белән бергә аларның да йортлары янган була. Мондый хәсрәтне бу авылга күчеп килгәч тә татырга туры килә аларга. Сентябрь аенда бакчадагы уңышлар базларга урнаштырылгач, йортларына кемдер ут төртә. Киемсез, ризыксыз алты бала белән бу гаилә урамда кала. Хәләл хезмәтләре белән яңадан йорт торгызалар. Эштән курыкмыйлар, нәрсәгә генә тотынсалар да башкарып чыгалар. Хуҗалыкта ике сыер, өчәр тана, бозаулар, унбиш-егерме сарык асрыйлар. Шуның янында каз-үрдәген, утызар тавык үстерәләр. Еллар үтеп авырлыклар артта кала. Балалар да үсеп җитеп үз гаиләләрен коралар. Һәрберсе дә тормышта үз юлын тапкан. Газизовлар гаиләсенең унбиш оныгы, өч оныкчыгы бар. Картлык көнендә, тормыш җайга салынып, тыныч кына яши биргәндә Гәбдрәшит абый кисәктән генә дөнья куя. Бүген Гәкифә апа кызы Роза һәм кияве Рафаил тәрбиясендә яши. Бу арада язма героемның 85 яшь тулган көне. Роза апалар өеннән кунаклар өзелми. Димәк, гомер заяга узмаган. Шатлыклы көнендә аның янына туганнары, балалары, оныклары, күрше-тирәләре котларга киләләр.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Нет комментариев